Наверх ##
9 марта 2023 2:39 gflthbyf написал: [q] Добрый вечер. От бабушки отстались тетради,может кто перевести на татарский? Это старотатарский?
[/q]
Примерно: Бисмилләһиррахмәниррахим Догалыкларны язар идем Укып чыгыйм мин аны Ал башыңа, сал күңелеңә Укыганда син аны Мөэмин мөселман бәндәгә Догалыклар язаем Кайгы хәсрәтләр бирмәсен Беркемгә дә ходаем Бу Коръәнне укучыга һәм тыңлаучы сезгә дә Рәхмәт атлы көннәреңне бир ходаем безгә дә Бу мөнәҗәтне укырлар белүче һәм тыңлаучы Яхшылыклар җирдә ятмас – бер ходаем белгүче Дөньяларда яшик без дин ислам эчендә Дин ислам куәтләсен Бу көннәрнең кичендә укыйк Әлхәм сүрәсен Дин ислам күрсәткән бит үлгәч ниләр күрәсен Раббым Аллаһ, динем ислам, пәйгамбәрем Мөхәммәт Тел ачкычларыңны бир, әй ходаем, мәрхәмәт. Сөбханә Раббикә Раббил-гыйззәти гаммә йәсыйфүн Вә сәламүн галәл-мүрсәлин Вәлхәмдү лилләһи Раббил-галәмин --- Җиде буын бабаңны бел, метрикаларын тапсаң,
Ераграк та чумып була, сказкалар укый алсаң!
Перевожу старотатарские метрики, ищу по старотатарским метрикам |