| Ilham423300 Новичок
гор. Азнакаево Республики Татарстан Сообщений: 15 На сайте с 2023 г. Рейтинг: 8 | Наверх ##
11 июля 2023 23:40 Һу Аллаһу әл-Бари, җан сөйгәнеңнең хәле. 2 июль. Сез ки гыйззәтле улан әнкәемезгә без ки углыңыз Габдулладан бик сагынып күп догаи сәлам. Уә янә дә җанымыз Галимәгә без ки җаныңыз Габдулладан бик иргәп бик куп догаи сәлам. Уә янә дә углымыз Алига без ки атаңыздан бик ибрәгеп уә сагынып күп догаи сәлам. Уә яна дә углымыз Рифатка без ки әткәгездән бик ибрәгеп уә бик сагынып бик күп догаи сәлам. Уә янә дә барча туганнарга, баҗа җәмагәтең белән миндән бик сагынып күп сәлам укыясызлар (укырсыз). Уә янә дә барча кан игчәргә барча җәмәгәтләре белән бик күп сәлам укыясызлар. Уә янә дә шулары мәглум булсын: ... язганы үзем ... сәләмәт калам. Окопта ахырын Аллаһ Тәгәлә хәерле кылсын. Сезләр дә сәламдә булгае ирияңез. Амин. Уә янә дә җаным улыма шулары мәглум булсын: бу хат белән өч хат саламын. Берсен Габдуррахман адресын белән, икесен үз адресыбызгә сәләмәт битсә алыр- сун. Адресны язамын. Бу хатны алгач, шул ук көнне каршы хат йә икене, барсын воздушный почта белән. Барсын Красный Армия аскан (с маркой Красной Армии). Бик көтеп каламын. Шул да мәглум булсын: хатка яз кемләр өйдә, кемләр бүтән өйдә булмасалар адресларын яз конверт эченә кәгазь куеп җибәр. Әни (әти?), миндә кәгазь юк. Каян да алырга .... ..... ..... Шулда мәглум булсын: Ходай Тәгәләдән .... бәгез , дөнья күзе белән күрергә. Амин. Хәзер анда хәлебез уңәяз ......... ....... өстебездә яңгыр ява. Гайри үзегездән хат алмыйча хат язалмам наверно. Җанымыз Галимәгә хәрчә балалар белән җанагыз Габдулладан бик иргәп .... .... сәлам ......
Адрес:
Хуш. Хуш. Хуш.
 |