>> Ответ на
сообщение пользователя
RadioSilence от 17 марта 2024 22:17
Сагынычлы …
Сез ки кадерле булган әнигә без ки улың ...
бик сагынып, бик күп сәлам җибәреп, хәер-фатихагызны үтенеп калам.
Һәм җәмәгатем Хәлимәгә шулай ук бик сагынып бик күп сәлам
җибәреп калам. Вә һәм дә сеңлем Рабигага бик сагынып, вә бик күп
сәлам җибәреп калам. Вә һәм дә сөекле кызым Розага бик сагынып ...
...
... семьяларына бик сагынып
бик күп сәлам. Вә һәм дә Вәлиулла абыйга күп сәлам. Күрше ...
наларга һәм Наташаларга сәлам. Вә һәм дә адашларга сагынычлы сәлам.
Сәлам тәмам. Монысы өченче хатым. Без Мәскәүдән ары
бер лагерьда идек. Анда 5 кенә көн уйнадык. Мине алдылар
автоматчик итеп фронтның алгы сызыгында булырга ...
...
Без вагонда фронтка бару ...
Тиздән дошман белән очрашырга тиешбез. Кайсы якка булыр?
Исән булсам, моннан соң да хат язармын, бик кайгырмагыз.
Аллаһ язганны күрербез. Өскә-башка бирделәр. Туңарлык түгел.
Ашау яхшы. Полный җитә. Сезнең өчен генә кайгырам.
Иптәшләрем бар, дүртәү без.
Адрес...икенчесен тагын язам
...иев Хәйрулла аның адресы менә шушы ...
... трамвайга утырасыз. Иске ...гә кадәр барасыз.
Шуннан Кабан күл ягына борыласыз.
Шунда бер пожарный депо булыр. Андан бер эшләнеп бетмәгән
өч этажлы таш йорт булыр. Шуның янында гына бер этажлы
ак йорт булыр. Охран тора торган йорт. Урам исеме ...аучук (...лучук?) урамы.
Йорт (3 нче?, 10 нчы?, 30 нчы?). Галиев политрук
хатыны дип сорасагыз ... Мин бигрәк тә бу
иптәшләрне шуның өчен язам. Кайсыбыз да бер хәл булса,
язышырга булыштык. Үләбезме, калабызмы, шул хакта аңыша алырсыз.
Аннан соң минем зур карточка артында язып куйган
памятка булыр. Сагынганда шуны алып карарсыз.
Хат салыгыз. Адрес язам. Шуның белән килер.
...
Аннан соң шушы иптәшләрдән дә сәлам.
Рабига ни хәлдә, җавап языгыз. Аннан соң мин сугышта
(өчәр) мәртәбә булып чыккан кешеләр белән бергә.
Әллә исән дә калырмын. Әле төшләр яхшы керә.
Хәзергә башка сүз юк. Хуш, сау булыгыз.
7 нче гыйнвар. 43 нче ел.