>> Ответ на
сообщение пользователя
Firdania от 26 марта 2023 11:20
Лет 11 назад я как-то переводил ее:
Мәдрәсәи “Мансурия”
Оса өязе (Осинский уезд) Солтанай карьясендә “Мансурия” мәдрәсәсе якынча 25 елдан бирле дәвам итеп килгән бер мәдрәсәдер. Бу мәдрәсәнең иң диккатьне җәлеп иткән җире – бинасының гаять мөкәммәл булып, хифзы сыйххәткә (сәламәтлекне саклау) тәмам муафыйк эшләнүедер.
Мәдрәсә өч бинадан гыйбарәт булып, беренчесе буе вә аркылысы унөчәр аршин зурлыкта бер бүлмә башлангыч сыйныфларга махсустыр. Икенчесе аннан зуррак астлы-өстле сигез бүлмәледер. Өченчесе буе илле, аркылысы егерме аршин зурлыкта булып, уртада коридор, коридорның һәр ягында бишәр бүлмә һәм мәдрәсәнең бер башында гаять зур бер залы бардыр. Мәдрәсәнең ашханә, тәһарәтханә кеби нәрсәләре дә бик тәртипле булып, чәйгә вә тәһарәткә кайнар су һәр вакытта әзердер.
Мәдрәсә ихатасында бер мунчасы да булып, атнага ике мәртәбә ягыла, эстәгән шәкертләргә нәүбәт белән керергә рөхсәттер. Мәдрәсәне җылыту, юу, себерү кеби эшләре һәммәсе хезмәтчеләр тарафыннан эшләтеп шәкертләргә укудан башка һич бер мәшәкать йөкләтелми. Мәдрәсәдә бер кыйраәтханә дә булып, анда һәр төрле тарихи вә әдәби китаплар, күпкенә булуы өстенә татар газета вә журналларының һәммәсе алынадыр. Кыйраәтханәгә кереп укыр өчен шәкертләрдән кыш буена фәкать егерме биш тиен, авыл халкыннан ике өлеш алынадыр. Бу мәдрәсәдә һәр елны 300 дән күбрәк шәкерт җыелып уку тәртибе – ибтидәи, рөшди, игъдәди, гали сыйныфларга булынып 8 мөгаллим вә 2 мөдәррис тарафыннан идарә кыйлынмактадыр.
Быел картларга махсус кичке сыйныфлар да ачылып 40-50 яшьлек картлар бер-ике айда ук яхшы гына “Мөгаллим әүвәл” таный башладылар. Бу бичаралар шул кадәр җиңел ысул белән тиз заман язу таныта торган китаплар була торып бу көнгә кадәр язу белми йөрүләренә үкенеп шушы рәвешле кыш буе укысак, яхшы гына танып яза белеп чыгабыз дип сөенә-сөенә укыйлар.
Бу мәдрәсәнең матди җәһәтен мәдрәсәнең төзүчесе хаҗи Мөхәммәт Гата хәзрәт Мансуров җәнапләре тәрбия кыладыр.
Мәзкүр хәзрәт дәүләте кулында вакытында мәдрәсәнең бар чыгымнарын авырсынмаенча үз кесәсеннән тота иде, бу елларда да һаман кулында дәүләте калмаса да, гаять иҗтиһадлыгы аркасында дуст-иш арасыннан иганә җыеп шул кадәр зур чыгымлы мәдрәсәнең матди җиһәтен һич косурсыз тәэмин итеп киләдер.
Мәзкүр хәзрәт шул ук Солтанай авылына 1912 нче елда бик гүзәл бер кызлар мәктәбе дә салдырып анда һәр елны читтән мөгаллимә китереп күп кенә кыз балаларны укыттырадыр.
Мәзкүр хәзрәт шул мәктәп илә мәдрәсәнең билгеле бер вакыфы яки ышанычлы бер килер җире юклыгын исәпләп шуларның киләчәк көндә дә дәвамына берәр ярдәм булмасмы дип үткән сәнә мәктәп-мәдрәсә файдасына бер җәммәгать кибете ачарга карар кылып, һәр паен 5 сумнан һиммәт ияләренә билет сата башлаган иде. Кайбер һиммәтле байлардан берәр бай унар, егермешәр билет алганлыктан, пай тиз заман икейөздән артып меңнән артыграк сумма белән быел ноябрь башларында Суолтанай карьясенә җтәмәгать кибете ачылды.
Шәйхуллаһ Тублин