Наверх ##
14 декабря 2022 20:27 Rintatas написал: [q] Большая просьба помочь с переводом![/q]
Унар, йөзәр мәртәбә артык файда итәләр. Фронтка бер-берсен кырышырга, тупка ит булып баручылар алар түгел бит. Анда эшче һәм крестьяннарны илтеп тутыралар. Англия, Франция, Голландия, Италия кебек колония хуҗаларына. Кассабка илткән куйлар кеби күбрәк халык турала торган урынга шул кара тәнле көдрә чәчле халыкларны илтеп тутыралар. Аларның кырылуына төкерсенмени алар, алар колониядә үсә торалар ич. Янә дә кабатлыйм 12 елдан бирле тынычлык сәясәт тотып килүче, коралсызлану хакында бөтен империалист дәүләтләргә кычкыручы фәкать эшче-крестьяннар хөкүмәте Русия шуралар җөмһүрияте генә. Ул гына үз халкына бәһа бирә белә. Чөнки Европа сугышы вакытында юкка кырылган халыкны һәм шунда кирәксез дәрьялар кебек аккан каннарны советлар тиз генә онытмас. Шуның белән дә бөтен дөнья эшче крестьяннары безнең тоткан тынычлык сәясәтебезне беләләр һәм безнең тарафтан ясалган тәкъдимнәрне диккать белән тикшереп баралар. Безнең эшлекле предложенияләребез күз буяу өчен генә түгел, чын ихластан икәнлегенә буржуаный мәмләкәтләрдән күбесе төшенәләр, әмма шуны эшлиселәре генә килми. Сүзнең ахыры буларак, “Лига наций”да зур роль уйнаучы, аның диктаторы дисәк тә хата булмас, Англия икәнлеге һәркемгә билгеле. . . . . Гатаулла Эстикульшикеф --- Җиде буын бабаңны бел, метрикаларын тапсаң,
Ераграк та чумып була, сказкалар укый алсаң!
Перевожу старотатарские метрики, ищу по старотатарским метрикам |